1 декабрьдә Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә фудкортның төп сәхнәсендә ел саен үткәрелә торган "Киләчәк гаиләсе. Киләчәк сәламәтлеге" конференциясе узды. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге оештырды.
Чакырылган экспертлар физик һәм менталь сәламәтлекнең төп темаларын күтәрелделәр. Спикерларның берсе -ТР СПИД үзәгенең медицина психологы,«НЕСТРАШНО» хәйрия фонды җитәкчесе Светлана Изамбаева. Конференция кысаларында һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан ТР СПИД үзәге белгечләре белгечләр консультациясе белән ВИЧ-инфекциягә аноним экспресс-тест үткәрделәр. Акцияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Наил Садыйков хуплады. Барлыгы 38 кеше үз ВИЧ-статусын белә алган.