Бүген Казанда кардиолог Илдус Әнвәр улы Латфуллинга истәлек тактасы ачылды.
И.А. Латфуллин - илебезнең әйдәп баручы кардиологы, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе; КДМИның (КДМУ) 2 нче номерлы эчке авырулар кафедрасы проректоры, мөдире иде.
Такта профессор М.З. Сигал исемендәге РКОД корпусларының берсенә урнаштырылган. Элек биредә 15 нче шәһәр хастаханәсе иде.
Тантаналы чарада ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев; ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, КДМУ эчке авырулар кафедрасы доценты, Казан шәһәренең 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким; Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов; элеккеге хезмәттәшләре, туганнары, якыннары катнашты.
Казан дәүләт медицина Институты сайты мәгълүматлары буенча, Илдус Латфуллин 2019 елның 28 февралендә 81 яшендә вафат булган.