Яр Чаллы госпиталенең йөрәк-кан тамырлары хирургы РФ Сәламәтлек саклау министрына инновацияле эшләнмә тәкъдим итте

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

2 декабрьдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне узды. Республика казанышлары белән таныштыручы стендта үзенең инновацияле эшләнмәсен, цифрлы фонендоскопны, Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпитальнең йөрәк-кан тамырлары хирургы Роберт Баязитов тәкъдим итте. Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога экспозиция буенча экскурсияне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин үткәрде. Михаил Мурашко Чаллы табибы эше белән кызыксынды, җитештерүнең нәтиҗәлелеге һәм локализациясе турында сорады.

ВДНХ мәйданчыгында «Россия» күргәзмә-форумы 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россиянең 89 төбәгенең, эре компанияләрнең, министрлыкларның һәм оешмаларның казанышлары тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International