7 декабрьдә Казанда күренекле Россия табибы һәм галименең 150 еллыгына багышланган халыкара катнашуында С.С. Зимницкий исемендәге Бөтенроссия клиник медицина конгрессы ачыла.
Конгресс Казан дәүләт медицина академиясе (КДМА) базасында узачак.
Чарада С.С. Зимницкий исемендәге истәлекле медаль тапшыру тантанасы була. Конгресс кысаларында яшь галимнәр конкурсы оештырыла, иң яхшы эшләр призлар һәм грамоталар белән билгеләнәчәк. Конгресста төрле белгечлекләр буенча 1500дән артык табиб, сәламәтлек саклау оештыручылар, клиник медицина өлкәсендә Россия һәм чит ил лидерлары катнашыр дип көтелә.
Семен Семенович Зимницкий Казан университетының атказанган профессоры, дөньякүләм танылган клиницист. 1920 елда табибларны камилләштерү өчен Казан институтын оештыручыларның берсе була. Нефрология буенча эшләрдән тыш, гастроэнтерология, пульмонология, йогышлы авырулар өлкәсендәге хезмәтләре белән билгеле.