Түбән Кама поликлиникасы терапевты бабасының хыялын тормышка ашырды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Симбаева Алена Викторовна - Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең 2нче номерлы поликлиниканың участок терапевты. Алена Викторовна Азнакай районы Актүбә поселогында туган. Чуваш дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлый. Алена Викторовнаның бабасы гомере буе оныгының табиб булуын хыяллана. Кыз яраткан бабасының хыялын тормышка ашыра.

Алена Симбаева 2 нче поликлиникада бер айдан артык эшли. Ул 78нче участокны алып бара, анда 2000нән артык пациент беркетелгән. Түбән Камага кыз ире белән килә, шунда ук аңа ике бүлмәле фатир бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International