Буа районында яшәүче 14 кеше мобиль поликлиника табиблары тикшергәннән соң хастаханәгә озатылган

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы республиканың Буа районы Кайбыч авылында эшен дәвам итә.

Мобиль комплекс табиблары диспансер күзәтүендә булган пациентларны диспансерлаштыруның икенче этабы кысаларында консультатив кабул итәләр.

Узган атнада мобиль бригада 140 пациентны карады, шуларның 88е - өлкән яшьтәгеләр.

14 пациент район үзәк район хастаханәсенә һәм М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәгә өстәмә тикшерүгә җибәрелә, 14 пациентка госпитализация тәкъдим ителә.

Бу ел башыннан мобиль клиника табиблары 7107 пациентны тикшерделәр һәм аларга дәвалау билгеләделәр.

Медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү»төбәк проекты буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International