Һәр пациент өчен тигез мөмкинлекләр

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Казан шәһәренең 21нче поликлиникасында инвалидлар декадасына багышланган чара узды. Поликлиникага учреждение, аның бүлекчәләре эше белән танышу максатыннан төрле төркем инвалидлары чакырылган.

Бүген алар өчен реабилитация бүлеге буенча экскурсия оештырдылар, анда бүлек мөдире Хөсәенова Маргарита Александровна дәвалану мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде, бассейн күрсәттеләр, психолог нейробика буенча тренинг үткәрде, ахырында чәй эчү оештырдылар һәм Яңа ел алдыннан символик бүләк - хуш исле чәй бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International