Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өчен» Росздравнадзор премиясен алды.
Мәскәүдә «Медицина һәм сыйфат» халыкара катнашында XVI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.
Биредә Россия Сәламәтлек саклау системасының үсешенә йомгак ясыйлар, перспективаларны билгелиләр һәм тәҗрибә белән уртаклашалар. Конференциядә сәламәтлек саклау өлкәсе җитәкчеләре, төбәк министрлыклары вәкилләре, дәүләт һәм шәхси медицина учреждениеләре җитәкчеләре катнаша.
Фәнни программадан тыш, конференция кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсендә Күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өчен» премиясен тапшыру үткәрелә, анда Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм иң югары нәтиҗәләргә ирешкән медицина оешмалары билгеләп үтелә.
«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең уңай нәтиҗәләре өчен» номинациясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җиңүче дип танылды.
Росздравнадзор җитәкчесе Алла Самойлова кулыннан югары бүләкне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин алды.
Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы РФ Президенты Владимир Путин ярдәме белән 2021 елдан гамәлгә ашырыла