Республика балалар клиник хастаханәсе базасында Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгендә «Тыныч бакча» рухи комплексы төзелешенең сроклары һәм этаплары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәнең инициаторы булып Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм Мөселман эшкуарлары Ассоциациясенең медицина департаменты чыгыш ясады.
Чарада чакырылган кунаклар арасында РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимарданов, проектның баш архитекторы Алмаз Вәлиуллин, ТР ГИСУ директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин, «Трансюжстрой» төзелеш компаниясе вәкиле Денис Пономарев бар иде.
Киңәшмә барышында проектның баш архитекторы объектның техник паспортын, төзелеш срокларын, территорияне үстерү комплексы планын һәм рухи комплексның эскиз проектын күрсәтте.
Кунаклар өчен танышу экскурсиясе үткәрелде, аның барышында «Әбүгалисинә» мәчете һәм Изге Ана иконасы исеменә гыйбадәтханә төзү буенча планлы эшләрнең үтәлеше турында фикер алыштылар. Объект төзелеше җитештерү эшләре графигына ярашлы бара. БРКХ пациентлары һәм аларның ата-аналары өчен «Тыныч бакча» рухи комплексын ачу 2024 елның июнендә планлаштырыла.