Татарстанның атказанган табиблары Яшел Үзән хирургларының эшен уңай бәяләде

2023 елның 8 декабре, җомга

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең хирургия корпусы стационарына хөрмәтле кунаклар килде: травматология, ортопедия һәм ашыгыч хәлләр хирургиясе  кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Вячеслав Федорович Чикаев һәм медицина фәннәре кандидаты, Казан шәһәренең 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Юрий Викторович Бондарев.

Татарстанның атказанган табиблары пациентларны Яшел Үзән хирурглары белән бергә карап чыктылар, шулай ук бүлекләрне, кабинетларны, операция залларын һәм реанимацияне карадылар.

Вячеслав Федорович шулай ук җиденче хастаханәдә 3нче номерлы хирургиянең фәнни җитәкчесе булып тора, ул үз чиратында үзәк район хастаханәсе кураторы булып тора. Башкала белгечләренең эш визиты нәкъ менә кураторлык эше кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International