Казанның 21 нче поликлиникасында Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтлесе Сәрия Сабурская булды.
Медицина учреждениесе эше белән баш табиб Елена Федоровна Әхмәтҗанова таныштырды. Поликлиника буенча экскурсия үткәрелде, барлык бүлекчәләрнең эше, белгечләргә язылу принциплары белән таныштырдылар. Сәрия Сабурская пациентлар белән шәхсән аралашты.