37 еллык эшчәнлеге вакытында Магомед Мурзагов бары тик бер тапкыр гына алкоголь исереклеге булмаган туңган пациентны очраткан.
1986 елдан Зәй үзәк район хастаханәсендә табиб-хирург Магомед Мурзагов эшли, ул табибтан хирургия бүлеге мөдире дәрәҗәсенә кадәр юл үтә. Бүген ул Татарстан Республикасының атказанган табибы, Зәй районы коллегалары һәм халкы арасында хөрмәткә лаек. Хирургия бүлеге мөдире, әйдәп баручы табиб-хирург буларак эшләгәндә башкарылган операцияләр саны һәм сыйфаты арта. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, онкологиядән башка барлык операцияләр дә диярлек урында, ягъни Зәй РҮХнең хирургия бүлегендә башкарыла.
Бу көннәрдә без Магомед Алиевич белән туңу нәтиҗәләре һәм аннан качу юллары турында сөйләштек.
Ел саен кышкы салкыннарда Зәй үзәк район хастаханәсенә туңу билгеләре булган кешеләрне алып киләләр. Магомед Мурзагов сүзләренчә, зыян күрүчеләр күбесенчә алкогольле эчемлекләр кулланган кешеләр. Табиб салкыннарда кешеләрнең спиртлы эчемлекләр эчүенә катгый каршы.
Табиб салкыннар вакытында алкогольле эчемлекләрне артык кулланмаска, кышкы суык һава торышында ерак араларга чыкмаска һәм мөмкин булганча өйдә, үз гаиләсе арасында калырга киңәш итә.