Медицина учреждениесенә аппаратны «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча сатып алдылар.
Искәртеп узабыз, кичә бинаны һәм яңа җиһазларны файдалануга әзерләү буенча зур эш оештырылды: кабинет капиталь ремонтланды, кабель системалары салынды, параметрлар көйләнде.
Җиһаз йөрәк авыруларын, умыртка баганасының күкрәк бүлеге һәм кабырга патологияләрен иртә диагностикалауда ярдәм итә. Аның төп максаты – үпкә диагностикасы.
Яңа флюорограф сыйфатлы сурәтләр алырга мөмкинлек бирә һәм рентген нурланышы дәрәҗәсе түбәнрәк, бу пациентлар өчен дә, прибор белән эшләүче хезмәткәрләр өчен дә мөһим.