Тиздән Саба районында яшәүче хатын-кызлар яңа маммографта тикшерү уза алачак

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Саба үзәк район хастаханәсе белгечләре яңа маммографта эшләргә өйрәнделәр. Яңа җиһаз – цифрлы рентген маммографы Р-500 “Маммоскрин” сентябрьдә “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” федераль программасы кысаларында килде.

Яңа маммографның төп өстенлеге – фотосүрәтнең сыйфаты күпкә югарырак, нур йөкләнеше азрак. Фотоның төгәллеге арту сәбәпле, әлеге аппарат төгәлрәк диагностика үткәрергә һәм яңа шешләрне иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International