«Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы акчасына Татарстанның 96 фельдшер-акушерлык пунктында ремонт ясалды.
Әйтик, Актаныш РҮХнең 8 ФАПы, Балык Бистәсе РҮХнең 8 медпункты, Апас, Биектау, Зәй районнарының 7 фельдшер-акушерлык пункты, Әлмәт РҮХнең 5 ФАПы, шул ук санда Базарлы Матак, Яңа Чишмә, Нурлат үзәк район хастаханәләренең ФАПлары яңартылган.
Барлык ФАПлар да якты, уңайлы булды.
Белгечләр түшәмнәрне һәм стеналарны буяу һәм бизәү буенча эшләр башкардылар, яңа ишекләр, тәрәзәләр урнаштырдылар, сантехник җиһазлар системаларын алыштырдылар, плиткаларны алыштырдылар, су һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын яңарттылар һ. б.