Нурлат РҮХ поликлиникасында заманча җиһазлар урнаштырылган. Компьютер томографы «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынган.
Компьютер томографиясе бинасында спонсорлык ярдәме акчасына капиталь ремонт үткәрелгән. Ремонт проектка ярашлы башкарылган, санитар-эпидемиологик, экологик, янгын сүндерү, төзелеш нормаларына һәм кагыйдәләренә җавап бирә.
Ноябрь ахырында персоналны укыту тәмамлана. Хәзерге вакытта барлык рөхсәт документларын бирү көтелә.