Таныш булыгыз, Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең яшь хирургы

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Толибжон Уулу Шахзодбек – консультатив-диагностик поликлиниканың табиб-хирургы. Кыргызстанда туган, Ош дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлаган. Ординатураны Казан дәүләт медицина университетында уза. Яшь кешене һәрвакыт медицина кызыксындырган, шуңа күрә ул һөнәр сайлауда шикләнмәгән. Хирургиягә практика вакытында гашыйк була.

Яшь белгеч инде икенче ай пациентларны 2нче поликлиниканың 411 нче кабинетында кабул итә, шулай ук 1нче хирургия бүлегендә дежурлык ала. Грыжа һәм аппендицитны бетерү буенча операцияләрне үзе башкара, холецистэктомия ясый.

Яшь белгечнең тәҗрибәле остазлары, хирурглар Шиманский Олег Иванович һәм Рамазанов Мортазали Мөслим улы бар. Коллективта, табиб әйтүенчә, аны җылы каршы алдылар. Шәһәргә килгәч, ул шунда ук арендага алынган торакка – барлык уңайлыклары булган бер бүлмәле фатирга урнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International