Беренчел звеноны модернизацияләү: Сарман үзәк район хастаханәсендә томограф

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Сарман үзәк район хастаханәсендә компьютер томографын монтажлау тәмамланды. Җиһаз «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынган.

Аппаратны урнаштыру алдыннан бинада капиталь ремонт үткәрелгән. Хәзерге вакытта КТ урнаштырылган, персонал укыту уза. Паспорт һәм АЭЗ бирү көтелә. Тикшерүләр 2024 елдан алып барылачак.

Президент Владимир Путин тарафыннан хупланган «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча быел Татарстанда 4 рентген спираль (күп кисүле) компьютер томографы сатып алынды һәм урнаштырылды. Җиһазлар шулай ук Азнакай, Нурлат (Нурлатской), Саба үзәк район хастаханәләрендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International