Тукай муниципаль районының Яңа бистәсе мәдәният йортында инвалидлар декадасын тәмамлауга багышланган тантана узды.
Әлеге чара инде традиционга әверелде һәм 6нчы тапкыр үткәрелә. «Твори добро – игелек кыл» хәйрия марафоны кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтелде.
Район башкарма комитеты, авыл җирлекләре, оешмалары һәм предприятиеләре авыр тормыш хәлендә калган район халкына «чын» ярдәм кулы сузалар. Узган елгы марафон барышында 4 миллион сумга якын акча җыелган.
Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре командасы читтә калмады һәм махсус кешеләргә мөмкин кадәр ярдәм итүдә катнашты, хәйрия фонды хисабына иганә итү өчен 168 мең сум акча җыйды! Шунысын да әйтергә кирәк, ярдәм итәргә теләгән хезмәткәрләр саны һәм акчалата взнос елдан-ел арта! Ихлас күңелдән һәм чын күңелдән, бу игелекле эштә катнашкан барлык хезмәткәрләребезгә рәхмәт белдерәбез.