Саба үзәк район хастаханәсе Siemens җитештерүчесеннән яңа SOMATOM go. NOW рентген компьютер томографы (РКТ) белән җиһазландырылган (32 кисәкле). Җиһаз «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында тапшырылган.
Әлеге аппарат ангиоинъектор белән җиһазландырылган, бу контрастсыз һәм контрастлы (ангиоинъектор ярдәмендә йодлы контрастны венозна кертеп) тикшеренүләр башкарырга мөмкинлек бирә. Контраст кертү тикшерүнең мәгълүматлылыгын сизелерлек арттыра.
Хәзерге аппаратта эш процессын оештыру һәм куллану уңайлылыгы өлкәсендә инновацион эшләнмәләр гамәлгә ашырылган, алар эш нәтиҗәлелеген шактый арттыра. Бу югары технологияле җиһазлар көненә 20-30 тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирә.
Яңа РКТ аппаратында тикшерүләр мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) программасы буенча, ягъни гражданнар өчен бушлай үткәреләчәк. Тикшерүгә дәвалаучы табиб җибәрә.