Сәламәтлек саклау министрлыгында Үзбәкстан делегациясен кабул иттеләр

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Татарстанга визит белән Үзбәкстан Республикасы делегациясе килде. Алар – Джизак өлкәсе сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы, әйдәп баручы медицина үзәкләре җитәкчеләре, дәвалау учреждениеләренең баш табиблары, тар белгечлекләр табиблары.

Безнең республикада кунаклар үзләренең күп көнлек торуларын сәламәтлек саклау министрлыгына барудан башладылар, анда аларны ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ведомствоның бүлек башлыклары каршы алды.

Визит программасында Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында, КФУның Медицина-санитар частендәге күпфункцияле стоматология поликлиникасында, Казан дәүләт медицина университетының фармацевтика корпусында, КДМАда, Республика офтальмология хастаханәсендә, инфекцион хастаханәдә, онкология диспансерында, туберкулезга каршы диспансерда, СПИД-үзәктә, Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә булу каралган.

Исемлектә шулай ук М.Н. Садыйков ис. 7нче шәһәр клиник хастаханәсе, РКДҮ, БРКБ, Казан медицина көллияте дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International