Министр Саба районы Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында геронтология бүлеген ачу турында фикер алышты

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Кичә, 12 декабрьдә, Шәмәрдән участок хастаханәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы булды.

Очрашуда Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, «Саба РҮХ» ДАССУның баш табибы Йосыпов Марат Рафаэлевич, шулай ук Шәмәрдән участок хастаханәсе җитәкчелеге катнашты.

Министрның килүенең төп темасы булып яңа геронтология бүлеген ачу тора. Министр әлеге бүлекчәне ачу идеясен тулысынча хуплады һәм тулы ярдәм вәгъдә итте.

Марсель Мансурович геронтология бүлеген кадрлар белән тәэмин итү, өстәмә ставкалар кирәкме дигән сорау белән кызыксынды.

Яңа бүлек өчен биналарны карап чыгып, хастаханә бинасы аша үтеп, министр капиталь ремонттан соң дәвалау учреждениесенең торышын югары бәяләде.

Моннан тыш, министр Шәмәрдән авылының һәм Саба районының уникаль урнашуын һәм яхшы транспорт белән тәэмин ителешен билгеләп үтте. Бу геронтология бүлегенең хезмәт күрсәтү территориясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, аның базасында«Саба РҮХ» Шәмәрдән участок хастаханәсе каршындагы гемодиализ үзәге үрнәгендә районнар арасындагы үзәкне формалаштырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International