Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республиканың әйдәп баручы медицина оешмалары «Med Travel Leaders 2023» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр булдылар.
Конкурс «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Медицина хезмәтләре экспортын үстерү» төбәк проектында катнашучыларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән проектның кураторлары булып сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус программаларны һәм проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Эльза Мәрданова тора.
Җиңүчеләр булдылар:
1. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Идел буе федераль округында төбәкнең медицина туризмы турында инглиз телендә иң яхшы видео» номинациясендә.
2. «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ «Чит ил ММЧларында иң яхшы PR-кампания», «Инглиз телендә клиник хастаханә турында иң яхшы видео» номинацияләрендә.
3. «ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ «Гарәп телендә балалар медицина үзәгенең иң яхшы буклеты», «Идел буе федераль округында гарәп телендә иң яхшы видео» номинацияләрендә.
4. Казан шәһәре "М.Н. Садыйков ис. 7нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ «Идел буе федераль округында иң яхшы күптелле буклет», «Медицина туристлары өчен иң яхшы күптелле авто тәрҗемә практикасы» номинацияләрендә .
5. «ТР ССМ профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры» ДАССУ «Инглиз телендәге онкология үзәгенең иң яхшы анимацион ролигы» номинациясендә.
Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!