Татарстан инфекция хезмәте координация үзәге моделен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының профильле комиссиясе утырышында тәкъдим иттеләр

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

11-13 декабрьдә Мәскәүдә II Халыкара инфекцион форум 2023 уза. Чара кысаларында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының "Инфекцион авырулар" белгечлеге буенча профильле комиссиясе утырышы узды. Утырыш ашыгыч Медицина ярдәмен оештыру һәм сәламәтлек куркынычлары белән идарә итү департаменты директоры Инна Куликова һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече, фтизиопульмонология һәм йогышлы авырулар милли тикшеренү медицина үзәгенең фәнни эшләр һәм инновацион үсеш буенча директор урынбасары Владимир Чуланов рәислегендә узды.

"Татарстан Республикасы мисалында инфекцион хезмәтнең республика координация үзәге моделе" доклады белән профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин чыгыш ясады.

Чыгыш видеоконференцэлемтә режимында дистанцион форматта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International