Әлмәт сәламәтлек саклау ветераны Роза Муллакаева 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

13 декабрьдә Әлмәт сәламәтлек саклау ветераны, һөнәре буенча гына түгел, ә күңеле кушуы буенча да табиб – Роза Фәссах кызы Муллакаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 40 елга якын гомерен ул халыкның сәламәтлеген саклау эшенә багышлый, шуларның 28 елын Әлмәт Медсанчастенең участок табибы-терапевты булып эшли.

Юбилярга котлаулар белән коллегалары, дуслары, хастаханәнең Ветераннар советы килде. Әлмәт ММБ баш табибы исеменнән Роза Фәссах кызын җылы котладылар, күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Роза Фәссах кызы ТАССРның Сарман районы Мортамак авылында укытучы гаиләсендә туа. Ләкин балачактан ук табиб һөнәре турында хыяллана. 1953 елда Казан медицина институтының санитар факультетына укырга керә, 1959 елда уңышлы тәмамлый. Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлү буенча терапевт буларак Мөслим районының Мөслим авылына җибәрелә. 1961 елда Казан ГИДУВында микробиология буенча белгечлек ала, шуннан соң табиб-бактериолог вазифасына билгеләнә.

1961 елда ире күчерелү сәбәпле Сарман үзәк район хастаханәсенә инфекция бүлеге мөдире вазифасына күчерелә, анда 1968 елга кадәр эшли.

1968 елда хезмәт буенча күчерү тәртибендә «Альметьевнефть» НГДУның МЧС –. участок табибы-терапевты вазифасына кабул ителә. 1989 елда пенсиягә чыга, әмма 1996 елга кадәр Медсанчастьта эшләвен дәвам итә. Аның хезмәте күп санлы грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән югары бәяләнә.

Роза Фәссаховна ире Наил Камилевич белән ике бала – ул һәм кыз үстерәләр. Һөнәргә булган мәхәббәтен ул балаларына җиткерә алган. Алар әниләре эзләреннән бардылар, табиблар булдылар, Әлмәттә яшиләр һәм эшлиләр. Кызы санаторий-профилакторийда табиб-терапевт булып эшли, улы – табиб-стоматолог.

Роза Фәссаховнаның 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар, бер оныгы шулай ук хирург-стоматолог, ул аларның уңышлары белән бик горурлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International