Илёсжон Шералиевич Турдиматов йөрәк-кан тамырлары хирургы.
Төмән медицина университетын тәмамлый. Аннары Казанда 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә ординатура булды. Шуннан соң ул Зеленодольск үзәк район хастаханәсенең 1нче хирургия бүлегендә эшли башлый.
Регина Венеровна Заляева балалар хирургы.
Стационарда эшли һәм балалар поликлиникасында кабул итү алып бара. Ул балаларны бик ярата, мәктәптә укыганда ук балалар табибы булырга карар итә. Төмән дәүләт медицина университетын һәм Казанда балалар хирургиясе буенча ординатураны тәмамлый, илдәге иң яхшы клиникаларның берсендә – Татарстан башкаласындагы Балалар республика клиник хастаханәсендә (ДРКБ) практика үтә.
Хәйдәр Эюбович Шаһабов – операцион блок табибы-хирургы.
Зеленодольск үзәк район хастаханәсендә ул яңа кеше түгел. Хирургиядә эшли, ковид госпиталендә дежур тора. Соңгы елны башка хастаханәдә эшли, ә хәзер яңадан бу коллективка кушыла. Хәйдәр Эюбович балачактан ук хирург булырга хыяллана. Кабарда-Балкар университетының медицина факультетын, Ярославль педагогия университетында интернатураны, Казанда ординатураны тәмамлый.
Бектемир Абдыбахапович Канаев – кабул итү бүлегенең табиб-хирургы.
Эш урынын төбәк рейтингы буенча сайлый, шуңа күрә Омск медицина университетын тәмамлаганнан соң, Казан медакадемиясенә хирургия кафедрасына укырга керә. Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында медицина фәннәре докторы, профессор Малковта белем ала. Аннары Зеленодольскка җибәрелә. Хәзер Бектемир Абдыбахапович хирургия корпусының беренче линиясендә, кабул итү бүлегендә эшли.
Илфат Фәрид улы Галәветдинов – операцион блок табибы-хирургы. Казан медицина университетында һәм 7нче шәһәр клиник хастаханәсе ординатурасында укыганнан соң безнең хастаханә хирурглары коллективын тулыландырды. Табибның улы Илфат Фәридович ак халатның аның һөнәре икәнен һәрвакыт белә иде. Хәзер ул безнең хирургия корпусының ике бүлегендә дә дежур тора. Стационар эш, табиб фикеренчә, практик күнекмәләр алу өчен иң яхшы урын, бигрәк тә янәшәдә Яшел Үзән хирурглары кебек профессионаллар эшләгәндә.