Казанда «Өйдән ерак йортта» Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә гимнастика һәм спорт академиясе директоры, «Виктори благо» хәйрия фонды җитәкчесе, спорт кампаниясенә нигез салучы, Россия спорт мастеры Лабутина Алина Альбертовнадан әкият терапиясе узды.
Чарада нәфис гимнастика буенча спортчылар, бөтенроссия һәм республика ярышлары призерлары: «кояшлы» Сафина Шәйгарданова (10 яшь) һәм Евгения Митрофанова (8 яшь)чыгыш ясады.
ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева нигез салган «Әкият терапиясе» проекты республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына психологик һәм эмоциональ ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.