Президент Владимир Путин сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүне озайтырга вәгъдә итте

2023 елның 15 декабре, җомга

Беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы дәвам итәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгы 14 декабрьдә туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе барышында әйтте.

Президент сүзләренчә, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү ягыннан шактый күп эшләнгән, әмма, әле җитәрлек түгел.

Президент сүзләренчә, программага акчалар бик зур күләмдә юнәлтелә — 14 мең машина тапшырылган, ФАПлар төзелә. "Бу, мөгаен, җитәрлек түгел. Без аны һичшиксез озайтачакбыз", — диде Владимир Путин.

Сүз уңаеннан, быел Татарстанда "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча ике поликлиника, 25 ФАП ачылды, 117 медицина учреждениесенә ремонт ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International