Балалар республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенең кечкенә пациентларына «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары Дмитрий Кагарлицкий, Кирилл Семенов, Кирилл Адамчук, клубның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин, тренер Михаил Глухов, шулай ук клуб символы (Ак Барс) килде.
Хоккей клубы ярдәме белән бүлекчәдә балалар уен бүлмәсе ремонтлана һәм җиһазландырыла. БРКХ нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов "балалар өчен искиткеч уен бүлмәсен яңадан җиһазландыруда ярдәм иткәне өчен" клубка рәхмәт белдерде.