Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге базасында «Балаларны абилитацияләү һәм реабилитацияләү: проблемалар һәм перспективалар» республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Балаларны реабилитацияләү проблемаларына һәм перспективаларына багышланган конференцияне ТР ССМ Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Марат Ногманов һәм Кама балалар медицина үзәге баш табибы Альберт Хәертдинов ачты.