Чаллыда яшәүче Татьяна Якимова баш авыртуы, аңын югалту күз авырулары нәтиҗәсе икәнен күз алдына да китерми иде.
Татьяна Якимова сөйләвенчә, күзләре елдан-ел начарлана барган, бер күзенә сукырайган. Ләкин ашыгыч операция кирәклеген ул 5 нче шәһәр хастаханәсе табиб-офтальмологларының ышанычлы кулларына эләккәч кенә аңлый.
- Даруханәдән тамчылар ярдәм итәр дип уйлаган идем, ләкин кискен баш авыртуы мине аяктан екты. Мине ашыгыч ярдәм машинасында 5 нче номерлы хастаханәгә алып киттеләр һәм неврология бүлегенә салдылар, - дип уртаклашты 63 яшьлек Татьяна ханым. - Табиб карады һәм шунда ук офтальмология бүлегенә күчерде. Икенче көнне миңа операция ясадылар инде. Табиб-офтальмолог Николай Владимирович Михайловка рәхмәт: ул мине тормышка кайтарды.
"Озакка сузарга ярамый иде. Пациентның катаракта массалары шешү фонында сул күзнең эчке структуралары алга күчеп, икенчел глаукома барлыкка килде - бу күз эчендәге басымның дистәләгән тапкыр артуына, күз тукымаларының (бигрәк тә мөгезкатлауның) шешүенә һәм көчле авырту приступына китерде", - дип аңлатты табиб - офтальмолог.
Интраокуляр линза имплантациясе белән катарактаны бетерү үткәрелгән, сыеклык агымы өчен төсле катлауда өстәмә тишек ясалды. 2 айдан соң - эчке структуралар зарарлануы кабатланмасын өчен, уң күзенә операция ясала. Мондый җитди катлауланулар белән күзләрне саклап калу гына түгел, ә яхшы күрү эффекты алу бик сирәк очракта мөмкин.
Татьяна Петровна әйтүенчә, хәзер ул туганнарының йөзләрен күрә, ә шулай ук кибеткә рәхәтләнеп йөри, алар өчен күчтәнәчләр сайлый, иң вак шрифтны укый ала. Һәм чын күңелдән үз табибына рәхмәт әйтә.