Софьяга 13 яшь, һәм ул табиб булырга хыяллана. Әлбәттә, мондый теләкләр тормышка ашарга тиеш. "Теләкләр чыршысы"проекты кысаларында сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин үзен табиб ролендә сынап карау хыялын тормышка ашырды.
Софья ашыгыч ярдәм машинасында була, АМЯХ белгечләренә пациенттан кан алырга ярдәм итә (пациент - әнисе), лаборатория белән таныша микроскоп астында кан күзәнәкләренең нинди булуын карый. Министр белән бергә кунакны Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, АМЯХ баш табибы Марат Мөхәммәдиев һ. б. озатып йөрде.