Яңа фельдшер-акушерлык пункты республиканың Яшел Үзән районы Бәчек авылында ачылды.
Исегезгә төшерәбез, бу быел Яшел Үзән районында төзелгән өченче ФАП. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Садовый поселогында һәм Акъегет авылында медпунктлар ачылды.