Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 53 татарстанлы дәүләт бүләкләре лауреаты булды. Алар арасында табиблар да бар.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең кардиология кафедрасы мөдире Галявич Альберт Сарварович бүләкләнде;

«Россия Федерациясенең Атказанган табибы» мактаулы исеме «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы урынбасары Шәймәрданов Илсур Васил улына бирелде;

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе филиалы – Казан дәүләт медицина академиясенең Нур диагностикасы кафедрасы мөдире Михайлов Марс Константинович бүләкләнде;

«Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән Казан шәһәренең «6 нчы балалар стоматология поликлиникасы» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Гафиятуллина Резидә Мирзаевна бүләкләнде;

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме үзәк нерв системасы функциясе бозылган пациентларны медицина реабилитациясе бүлеге мөдире, Казан шәһәренең «М. Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе табиб-неврологы Хөсәенова Эльмира Растямовнага бирелде;

«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» мактаулы исеме санитар-химик һәм токсик-гигиена тикшеренүләре бүлегенең алкоголь продукциясен тикшерү лабораториясе мөдире, «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе табиб-лаборанты Нәбиуллина Дилбар Исмәгыйлевнага бирелде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International