Яр Чаллы госпиталенең баш табибы 9 яшьлек Әмирнең хыялын тормышка ашырды

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резеда Мәүзүтова «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты һәм 9 яшьлек Әмиргә бүләк тапшырды.

9 яшьлек Әмир Кыш Бабайдан акыллы сәгать сораган. Баш табиб малайга кунакка барып, малай хыялланган бүләк алып килә.

Шәһәрнең Башкарма комитетындагы Яңа ел чыршысы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен приютта тәрбияләнүчеләрнең, гаиләләре авыр тормыш хәлендә булган коррекция мәктәпләренең теләк-шарлары белән бизәлгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International