Сәид-Галиев мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен яңа ел чыршысы узды.
Чара кысаларында балалар табиблары консультациясе оештырылды: балаларны нейропсихолог, физик терапевт, генетик, гастроэнтеролог, невропатолог, нефролог, отоларинголог, фельдшер карады. Алар арасында Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең табиб-отоларингологы Матвей Талан да бар иде. Ул балаларны үз профиле буенча тикшерде.
Бәйрәм «Игелекле Казан» проекты кысаларында узды.