Татарстанда беренче типтагы шикәр диабеты булган балалар саны арта. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар белгече эндокринологы Мария Шәйдуллина сөйләде.
"2014 елда балалар эндокрин хезмәте миңа йөкләнгәндә, беренче типтагы шикәр диабеты белән 750 пациент күзәтү астында авыручы бар иде. Бүгенге көнгә алар мең ярым. Ягъни 10 ел эчендә ике тапкыр арткан", - дип сөйләде табиб.
Табиб аңлатуынча, бу бөтендөнья тенденциясе. Эндокринолог билгеләп үткәнчә, бала кечерәк булган саен, аның диабеты булуында шикләнү авыррак була. Ул ата – аналарны куркытырга тиешле симптомнарны санап чыкты: сусау, энурез, шул ук аппетит белән ябыгу, еш кабатлана торган һәм начар төзәлә торган тире инфекцияләре, вульвит, баланит, хәлсезлек, арыганлык. Соңгы ике шарт мәктәптән яки балалар бакчасыннан кайткач булырга мөмкин, балалар ял итәргә, йокларга яраталар, үзләре яраткан спорт секцияләренә һәм түгәрәкләренә йөрүдән баш тарталар.