Бүген Кукмара муниципаль районында Кәчимир фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанада Башкарма комитет җитәкчесе Азат Харис улы Гарифуллин, баш табиб Вадим Булат улы Рәхмәтуллин, җирле халык катнашты. Модульле бина «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән һәм җиһазландырылган.