Әлмәт районара күп профильле хастаханәсендә гастроэнтерологиянең актуаль мәсьәләләренә багышланган районара конференция узды. Спикер булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече гастроэнтерологы, КДМАның госпиталь һәм поликлиника терапиясе кафедрасы мөдире, профессор, медицина фәннәре докторы Рафик Галимҗан улы Сәйфетдинов чыгыш ясады.
Чарада Әлмәт, Азнакай, Баулы дәвалау учреждениеләренең табиб-терапевтлары, гомуми практика табиблары, гастроэнтерологлар, эндоскопистлар, хирурглар, кардиологлар катнашты.
Баш белгеч чыгышының темасы 2023 елда ТРда ашказаны-эчәк органнары авыруларыннан үлүчеләр һәм кислотага бәйле авырулар белән авыручыларны алып бару үзенчәлекләре мәсьәләләре булды.