Казанда кышкы травматизмны кисәтү турында матбугат конференциясендә сөйләделәр

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Ел саен Яңа ел бәйрәмнәрендә җәрәхәт, травма алган пациентлар саны өч тапкыр арта. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматолог-ортопеды, Казанның 16нчы хастаханәсе баш табибы Владимир Беляков «Татар-информе» да узган матбугат конференциясендә җәрәхәтләрдән ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде.

Табиб салкын һава торышында катлы-катлы һәм җылы кием асты кияргә,  битне майлы крем белән сөртергә кирәклеген искәртте. Шулай итеп, салкыннан һәм туңудан сакланырга мөмкин.

Травматолог ассызыклаганча, тюбингларда, кар машиналарында (снегоход, снегокат) исерек килеш йөрү тыела. Табиб әйтүенчә, бу очракта олылар күпчелек травмаларны ала.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар травматологы-ортопеды, БРКХ травматология-ортопедия 2нче бүлегенең  мөдире Руслан Хәсәнов, өлкәннәр табибларга спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң эләгә, балалар  исә шаяру һәм өлкәннәрнең карамавы аркасында табиблар пациентлары була, дип дәвам итте.

Бала өчен тыштан су үткәрми торган тукымадан һәм эчтән яхшы җилләтелә торган кием сайлау яхшырак.

Хәсәнов балаларның таудан шуу өчен иң куркынычсызлары - снегокат, диде. Икенче урында - классик чаналар, ә менә ледянкалар – таудан шууның куркыныч ысулы. Ватрушкалар тагын да куркынычрак: ике атна эчендә ДРКБга ватрушкада шуганнан соң  имгәнгән 19 кечкенә пациент алып киленгән. Ләкин иң мөһиме - махсус әзерләнгән тауларны сайлау, дип ассызыклады белгеч.

"Татар-информ" МА материаллары буенча әзерләнгән

Видео

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International