Имин яңа ел

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Табиб-кардиолог Булат Марселевич Гыйлаев киңәшләре:

1. Хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларда бәйрәм көннәрендә яшәү рәвешен үзгәртү авыруның начарлануына китерергә мөмкин. Шуңа күрә даруларны куллану режимын төгәл үтәү бик мөһим. Өйдә дарулар запасы булсын, кунакка барсагыз, кирәкле даруларны җитәрлек күләмдә алырга онытмагыз.
2. Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары өчен сәламәтлеккә иң зур куркыныч - алкоголь. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләргә алкоголь кулланудан, хәтта шампан шәрабының кечкенә дозаларыннан да тыелырга кирәк. Эш шунда ки, күпчелек дарулар алкоголь белән туры килми аларның тәэсире алкоголь тәэсирендә көчәя яки көчсезләнә.
3. Артык ашамагыз! Йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалар булганда, ашказаны-эчәк системасына йөкләнеш кардиологик куркынычларны күп тапкыр арттыра. Шулай ук тозлы закускалар кулланмаска киңәш итәм, алар организмда сыеклыкның тотылуына һәм шешүгә китерәчәк.
4. Әгәр дә Сез Яңа ел бәйрәме вакытында яки аннан соң кан басымы күтәрелүен, көчле баш авыртуын, яки йөрәк ягыннан ниндидер уңайсызлык сизсәгез, барысы да үзе узачак дип көтмәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International