«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә яңа ел төнендә артык ашаудан ничек качарга һәм ни өчен спиртлы эчемлекләрне артык кулланмаска кирәклеге турында сөйләделәр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, Республика клиник наркодиспансерының медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева сүзләренчә, алкоголь – ул аңны үзгәртүче һәм сәламәтлеккә зыян китерүче матдә.
"Еш кына күпме спиртлы эчемлек эчәргә була дип сорыйлар. Чынлыкта, алкогольнең теләсә нинди күләме үзәк нерв системасының үзгәрүенә китерә. Хәтта бер рюмка спиртлы эчемлек тә җитә", - дип ассызыклады РКНД баш табибы урынбасары.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, Казанның җиденче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина яңа ел бәйрәмнәрендә аның бүлегенә эләгүчеләр саны артуын һәм пациентларның авыррак хәлдә килүен раслады. Пациентларның 98% авыр хәлдә килә, шокка каршы терапия уза һәм калган бәйрәмнәрне токсикология бүлегендә үткәрә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиблык практикасы буенча баш белгече, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Люция Фәйсханова артык ашаудан хастаханәгә ничек эләкмәскә икәнен аңлатты.
Табиб киңәш иткәнчә, әгәр традицион ризыклар теләсәң (оливье, сельдҗ балыгы белән салат), аларны өлешләп һәм аз күләмдә бирергә кирәк, яки майонез урынына майсызрак соуслар кулланырга кирәк.
"Төнлә безнең организм авыр ризыкны тулысынча эшкәртергә яраклашмаган. Яңа ел бәйрәмнәрендә ашказаны асты бизләре зарарланган стационарга керү очраклары була", - дип сөйләде доктор.
«Татар-информ» материаллары буенча.