Кама балалар медицина үзәгендә 60тан артык инвалид балага стоматологик медицина ярдәме күрсәтелде

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә наркоз астында тешләрен дәвалауга мохтаҗ 60тан артык инвалид балага стоматологик медицина ярдәме күрсәттеләр.

Бу категориядәге пациентларны гадәти стоматология поликлиникасы шартларында дәвалау мөмкин түгел.

Искәртеп узабыз, аларга медицина ярдәме ММИ акчалары хисабына бушлай күрсәтелә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге шартларда бары тик Казан шәһәрендә БРКХ һәм Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә генә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International