Татарстан пульмонологларының хезмәте дөньяның әйдәп баручы фәнни журналында басылып чыкты

2023 елның 29 декабре, җомга

Респиратор медицина буенча «The Lancet Respiratoty Medicine» журналында беренче тапкыр компьютер томографиясе нәтиҗәләренә нигезләнгән саркоидоз фенотиплары буенча Дельфий консенсусы басылып чыга.

Бу консенсусны бастыру саркоидозны яңартылган аңлауны һәм мәҗбүри практикага компьютер томографиясен кертүне чагылдыра. Киләсе адым классификацияне үзгәртү булачак. Бу авыруларны дәвалауны оптимальләштерергә, гормональ һәм иммуносупрессив терапия алган пациентларның өлешен киметергә, кире кайтарылмас үзгәрешләр үсешен кисәтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Казан дәүләт медицина университетының фтизиопульмонология кафедрасы мөдире профессор Александр Визель.

Дельфий консенсусын булдыру буенча эш Бөтендөнья саркоидоз һәм гранулематоз авырулары ассоциациясе (WASOG) инициативасы белән ике елдан артык алып барыла. Гранулематоз проблемасы юнәлешендә Татарстан галимнәре коллективы 1996 елдан бирле эшли (199 басма рус телендә һәм 26 инглиз телендә). Элек саркоидозны стадияләр буенча классификацияләү гадәти рентгенографиягә нигезләнгән булган.

2023 елда Александр Визель җитәкчелегендәге фәнни төркемгә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының профильле комиссиясендә саркоидоз буенча федераль регистр булдыру йөкләнә. Регистр өстендә эш Татарстанда 2012 елда Казан дәүләт медицина университетының фтизиопульмонология кафедрасы хезмәткәрләре (А. А. Визель, и. Ю. Визель, Р. И. Шәйморатов) белән беррәттән башланды, анда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының РКХ практик табиблары Г. Р. Шакирова һәм Е.В. Дьякова, һәм Казан шәһәренең 16нчы хастаханәнең табибы Э. З. Кудрявцева актив катнашты

2012 елда уртак коллектив саркоидоз буенча эшләре өчен ТР Дәүләт премиясенә лаек булды. Татарстанда 2000 елдан башлап  саркоидоз белән авыручыларны алып баруның федераль моделен эшләп карау үткәрелде.  2013 елда профессор А.Визель катнашында саркоидоз буенча метотрексат куллану буенча халыкара килешү эшләнә, ә 2021 елда саркоидозның демографик эпидемиологиясе буенча беренче Халыкара тикшеренү нәтиҗәләре дөнья күрә (Respiratory Medicine). Ике тикшеренүдә дә ул Россия һәм Татарстан исеменнән чыгыш ясый.

2019 елда WASOG ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү буенча Казанда саркоидоз буенча халыкара конференция уздырырга тәкъдим итте, әмма планнар COVID-19 пандемиясе сәбәпле гамәлгә ашмады. 2021 елда профессор Александр Визель һәм WASOG Президенты Европа респиратор конгрессында саркоидоз мәсьәләләренә багышланган рус көнен үткәрделәр.

Хәзерге вакытта Татарстанда гамәли бәя узган саркоидоз регистрының пилот проекты Мәскәүдә Пульмонология буенча фәнни — тикшеренү үзәге җитәкчесе академик С.Н.Авдеев тарафыннан уңай бәя алды, ә бу чагыштырмача сирәк авыруның өч меңнән артык очрагын анализлау журналда басылуга әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International