Яңа ел алдыннан Йолдыз авылы халкы өчен «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу шатлыклы бүләк булды.
ФАП функциональ, уңайлы кабинетлар һәм авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирүче заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Медицина учреждениесендә даруларны саклау өчен махсус фармацевтик суыткычлар, бактерицид лампа, медицина коралларын стерильләштерү өчен шкаф, электрокардиограф, дефибриллятор, кан анализаторы, колпоскоп бар.