«Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә Әлмәт районының Акташ участок хастаханәсенә капиталь ремонт ясалды.
Хастаханә бинасында беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче бүлек, тәүлек әйләнәсе 13 урынлык стационар, 10 урынлык көндезге стационар бар. Хастаханә 11 беркетелгән авылдан 5700 кешегә хезмәт күрсәтә.
Капиталь ремонт кысаларында төзелеш-монтаж эшләре, инженерлык челтәрләрен алыштыру, 25 млн сум күләмендә «Татнефть» ААҖ гранты хисабына үзәкләштерелгән канализациягә тоташтыру үткәрелде. Төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы бюджетыннан 11,7 млн сум бүлеп бирелгән. Бу медицина ярдәме күрсәтү шартларын һәм уңайлылыгын яхшыртырга мөмкинлек бирә.