Бүген Зәй РҮХнең акушерлык бүлегендә дөньяга килгән беренче яңа туган баланы туганнары каршы алды.
Кадыйровлар гаиләсендә бу озак көтелгән өченче бала, әти-әнисе аңа Динар исемен кушкан.
- Безнең ике кызыбыз бар, малай булуын да теләдек. Бу безнең гаилә өчен бик бәхетле мизгел, - ди гаилә башлыгы Илнар Кадыйров.
Аның хатыны Барфина Кадыйрова медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде
Бәхетле ата-аналарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина, Зәй РҮХ баш табибы Айдар Фатыйхов, медицина хезмәткәрләре котлады.
Ел башыннан Зәй районында 5 сабый туган, шуларның 2се Зәй үзәк район хастаханәсендә дөньяга килгән.