Буа районында авыл халкына наркологик ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елда Республика клиник наркология диспансеры районнарда ФАП фельдшерларын психоактив матдәләргә бәйле затларны дәвалауга, реабилитацияләүгә һәм кодлауга өйрәтү үткәрде. Бу юнәлеш буенча йомгаклау киңәшмәсе Буа үзәк район хастаханәсендә узды, утырышта 2023 елдагы эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Хастаханә хезмәткәрләре арасыннан 65 фельдшер профильле укыту узган. Нәтиҗәдә, спиртлы эчемлекләр кулланган 41 кеше наркология диспансерына җибәрелә. Фельдшерлар аларны махсус дәвалануга этәргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International