Казанда сәламәтлек саклау өлкәсендә идарәчеләр өчен «Медицинада куркынычсызлык» өстәмә һөнәри белем бирү программасын һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар резервын гамәлгә куячаклар. Катнашучылар медицина эшчәнлеге куркынычсызлыгы белән идарә итү системасының үзгәрешләре лидерлары командасына 5 баскыч укыту һәм сайлап алу узачак.
Россия медицина академиясе экспертлары республика медикларын бизнес-менеджментка, HR-технологияләргә һәм Росздравнадзор стандартларына өйрәтәчәк, нәтиҗәдә Татарстан халкы өчен поликлиника һәм хастаханәләр эше яхшырачак дип көтелә.
Пациент һәм хезмәткәрнең сыйфат һәм куркынычсызлык белән идарә итү системасын үстерүгә өлеш кертергә телисезме? Заявка калдырыгыз http://patient-safety.rt.tilda.ws
Катнашучылар өчен белем бирү программасы бөтенләй бушлай. Һәр этапта курсантлар конкурс аша узачак, укуның киләсе баскычына күчәчәк.
Медицина үзгәрешләренең лидеры булырга телисезме? ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Кадрлар резервы мәктәбенә килегез.