Ютазы районында сәламәтлек саклау объектларын төзекләндерү һәм камилләштерү дәвам итә. Хәзер Урыссу үзәк район хастаханәсенең азык-төлек блогы бинасын капиталь ремонтлау эшләре башланды. Биредә ремонт ярты гасырдан артык булмаган.
«Сәламәтлек саклау» милли проектының Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан 14 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.
«Эргострой» җәмгыяте хезмәткәрләре хәзерге вакытта бинаны сүтәләр. Агымдагы атнада тәрәзәләрне алыштыру һәм җылыту системасын тоташтыру планлаштырыла.